Казанның «Ак Барс» командасы бүген Мәскәү мэры Кубогындагы икенче матчын үткәрә. Казанлыларның көндәше — Мәскәүнең «Спартак» командасы.
Очрашу «Мегаспорт» спорт сараенда 19:30 сәгатьтә башлана.
Ике команда да турнирны җиңелү белән башлады: «Ак Барс» Минскиның «Динамо»сына 1:2 исәбенә оттырса, «Спартак» ЦСКАдан 0:4 исәбенә җиңелде.
Турнирда быел беренче тапкыр 8 команда катнаша. Финал һәм урыннар өчен хәлиткеч матчлар 30 августта узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез