«Ак барс» өченче мәртәбә рәттән «Автомобилист»ка оттырды

Казанның «Ак барс» командасы өченче мәртәбә рәттән Екатеринбургның «Автомобилист» хоккейчыларына оттырды. Көндәшләр үз бозында 3:1 исәбе белән өстен чыкты.

Сериядәге өченче очрашуда «Автомобилист» Анатолий Голышевның тырышлыгы белән икенче периодта алга чыкты. Өченче период башында «Ак барс» Илья Сафонов исәпне тигезли алды. Әмма хуҗалар тагын ике алка кертеп, матч язмышын үз файдаларына хәл иттеләр. Ике алканы да Анатолий Голышев кертте.

Сериядәге дүртенче очрашу 6 мартта Екатеринбургта узачак. Җиңелгән очракта «Ак барс» Гагарин Кубогы өчен көрәштән беренче раундта ук төшеп калачак.

Автомобилист (Екатеринбург) – Ак барс (Казан) – 3:1 (0:0, 1:0, 2:1)
1:0 Голышев (Широков, Мейсек, 25:55, күплектә)
1:1 Сафонов (Петров, Адамчук, 41:51)
2:1 Голышев (Макеев, Збрововский, 52:10)
3:1 Голышев (59:32, буш капкага)

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"Ак барс" хоккей командасы

Көн хәбәре