Федор Малыхинга 34 яшь булган.
Казанның “Ак Барс” клубы элекке хоккейчысы Федор Малыхин фатирында үле килеш табылган. Бу хакта “Известия” үз чыганакларына таянып яза.
 Федор Малыхинга нибары 34 яшь булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул үз үлеме белән үлгән, дип сөйләп үткән басма хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Малыхин Мәскәүнең “Спартак” һәм Екатеринбургның “Автомобилист” клубында уйнаган. “Автомобилист” командасының капитаны булырга да өлгергән әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез