«Ак барс»ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин: «Уртакул команда буласы килми»

«Ак барс»та сезонга нәтиҗә ясадылар. Казан командасы плей-оффның икенче сынавында 2:4 исәбе белән оттырганнан соң бер атна узгач, клубның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин белән баш тренер Әнвәр Гатиятуллин журналистлар хозурына чыктылар.

Безнекеләр өчен вакытыннан алда тәмамланган сезонны уңышлы дип әйтеп булмый. Хәер, 2024 ел белән чагыштырганда, кемдер өчен бәлки яхшы булып та саналырга мөмкин. Анысында, хәтерләсәгез, «Ак барс», «Автомобилист»ка оттырып, беренче раундта ук төшеп калды. Монысында беренче сынауны уздылар, әмма икенчесендә «Динамо» туктатты. Бер адымга күбрәк ясалган, ләкин КХЛ лидерларының берсе дип саналган клуб өчен мактанырлык хәл түгел. Шуңа күрә хоккей тамашачысы нәтиҗә ясалырга һәм чарасы күрелергә тиеш дигән фикердә. Матбугат очрашуында Марат Вәлиуллин һәм Әнвәр Гатиятуллинга төбәлгән тәүге сораулар да әнә шуңа бәйле иде: үз вазыйфагызда каласызмы? Җаваплары охшаш булды. «Киләчәк турында әле бернинди сөйләшү булмады, эшебезне дәвам иттерәбез. Команда төзибез, алга таба барабыз», – диде генераль менеджер. «Минем дә, тренерлар штабының да контракты бар. Эшебезне дәвам иттерәбез һәм алга таба әзерләнәбез», – диде баш тренер.

Сезон ахыры турында сорагач, баш тренер, тәфсилләп, соңгы уеннарда өметләре ни өчен акланмаганны сөйләде. Кыскача әйтсәк, болайрак килеп чыга: «Без нәтиҗәдән канәгать түгел. Әлбәттә, күбрәккә өметләнгән идек». Тамашачы да күбрәккә өметләнгән иде. 3 мәртәбә Гагарин Кубогын откан команданың соңгы 4 елда ике мәртәбә беренче раунда ук төшеп калуы, ә быел икенчесенә җиде очрашудан соң гына чыга алуы күңелне бер дә күтәрми. Кая барып чыгарлар? «Без уртакул командага әверелмибез. Беренче җыелышларда ук егетләргә клубның традицияләре барлыгын, Гагарин Кубогы өчен көрәшергә кирәклеген сөйлибез. Сүз – плей-оффка чыгу, медаль оту түгел, ә Кубок оту турында. Уртакул команда буласы килми. Моны без алган уенчыларның дәрәҗәсе дә раслый, – дип сөйләде Марат Вәлиуллин. – Элекке вакытлар белән чагыштырып булмый. Элек 4–5 команда плей-оффка конференция лидеры булып чыга да, беренче ике раундны җиңел генә узалар иде. Хәзер лиганың дәрәҗәсе үсә, уенчыларга түләнә торган акча күләменең чикләнүе командаларны тигезли. Былтыр чемпион булган «Металлург» беренче раундта ук төшеп калды. ЦСКА белән СКА да шуннан ары уза алмадылар. Әллә аларның Кубок отасы килмәгән дисезме?»

31 майда командадагы 12 уенчының килешүе тәмамлана. Кемгәдер китәргә туры киләчәк, ә берничәсен калдырасылары килә. «Артём Галимов, Илья Сафонов, Әмир Мифтахов, Даниил Журавлёв – бездә тәрбияләнгән егетләр, иң элек алар белән сөйләшәбез. Калганнар белән ни буласы әлегә билгесез. Бер ай вакытыбыз бар. Килешүе булган уенчыларны да сатып җибәрү яки алмаштыру ихтималы бар», – дип, ачыклык кертте генераль менеджер.

Билгеле булганча, «Ак барс» сезонны 1:6 исәбе белән оттырып тәмамлады. Казан командасында капкачыларына карата тәнкыйть сүзләре сезон дәвамында да аз әйтелмәде, соңгы очрашулар моңа тагын бер сәбәп булды. «Күп клубларда капкачылар проблемасы бар. Ә чит илдән чакыртып, аларның уйный башлауларын көтеп утыру бик үк дөрес түгел. Безнең үз егетләребез бар, алар күз алдында үсә. Аларга ышанабыз һәм алга таба шул юнәлештә барырга кирәк дип уйлыйбыз. Лигада безнекеләрдән көчлерәк Россия капкачылары бар дип уйламыйм», – диде Марат Вәлиуллин.

Кемнәр килер, дигәндә, бу атнада «Ак барс»ның Евгений Кузнецовны чакырырга җыенуы турында да хәбәрләр булды. Кайчандыр Россия хоккеенда иң талантлы егетләрдән саналган уенчы, НХЛдан кайткач, узган сезонда СКАда алка сукты. Статистика ягыннан күрсәткечләре начар түгел, әмма өметләрне аклады дип әйтеп булмый. Аңардан башкалардан бер башка яхшырак уен көттеләр. Җитмәсә, кайбер начар гадәтләргә карата артык йомшаклыгы турында имеш-мимешләр дә аз булмады. Марат Вәлиуллин бу уенчы белән кызыксынуларын кире какмады. «Әлегә аның вәкилләре белән аралашмадык. Евгений Кузнецов – кәттә уенчы. Дөрес мөнәсәбәт күрсәтсәң, уртада уйнаучы хоккейчылар арасында бүген Россиядә иң көчлесе. Барысы да булырга мөмкин. Аны безнең клубта күрергә теләр идек, әмма төгәл сөйләшүләр булмады әле», – диде ул.

Биш мәртәбә Гагарин Кубогы иясе, «Ак барс»ның элекке капитаны, хәзер инде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Зариповның клубка кайту ихтималы турында да сүзләр йөрде бу арада. «Ул моны үзе хәл итәргә тиеш. Без һәрвакыт ачык, аның белән аралашып торабыз. Әмма карарлар кабул итү хоккей уйнауга караганда катлаулырак», – диде Марат Вәлиуллин. Ә дөрес карарлар кабул итү тагын да катлаулырак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илнар ХӨСНУЛЛИН автор

Көн хәбәре