Газетага язылу

«Ак чәчәкләр» премиясе җиңүчеләре билгеле

Бүген Казанда республиканың иң яхшы табибларын бүләкләделәр. «Ел табибы - Ак чәчәкләр» премиясенең җиңүчеләре билгеле булды.

«Мәрхәмәтлелек һәм кайгыртучанлык» номинациясе – Марина Кузнецова, Чаллыдагы 6 нчы шәһәр поликлиникасының ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры.

«Яшь гвардия» номинациясе – барлык финалистлар да җиңүче дип табылды.

«Сәламәтлек синергиясе – команданың гамәлләрдәге көче» номинациясе – Чаллы шәһәренең Ринат Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе берләшмәсе.

«Уникаль очрак» номинациясе – ДРКБ командасы

«Һөнәргә тугрылык» номинациясе – Нина Измайлова, Бөтелмә район хастаханәсенең табиб-педиатры.

«Ел табибы» номинациясе – Анна Тимофеева, Татарстанның штаттан тыш баш белгече, анестезиолог-реабилитолог.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре