Ак йорт Х социаль челтәрендә (элеккеге Twitter) Россия Президенты Владимир Путин белән Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трампның Аляскада Анкоридждагы саммит барышында төшерелгән уртак фотосурәтен урнаштырды.
Фотодан күренгәнчә, ике илнең лидерлары «Pursuing Peace» («тынычлык эзләп») лозунгы фонында Элмендорф-Ричардсон хәрби базасында торалар.
Моңа кадәр саммитның беренче этабы – ике делегациянең «өчкә-өч» форматындагы сөйләшүләре булды. Президентлардан тыш, Россия ягыннан – тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Путин ярдәмчесе Юрий Ушаков, Америка ягыннан – дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Трампның махсус вәкиле Стивен Уиткофф катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез