Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, һәр ел саен 1 миллион чамасы бала беренче сыйныфка бара. Шул ук вакытта, рәсми статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә елына 1,2 миллион тирәсе сабый дөньяга килә.
Беренче сыйныфларның күпчелеген мәктәпкә әниләре, шулай ук әби-бабайлары (гадәттә алар инде эшләми) озата. Шуңа күрә, Онищенко фикеренчә, моның өчен бөтен илгә өстәмә ял билгеләүнең кирәге юк. Академик искәртеп үткәнчә, ата-аналар үсә төшкән балаларын мәктәпкә сирәк очракларда гына озатырга мөмкин. Аның сүзләренә караганда, балалар, җиденче-сигезенче сыйныфтан башлап, әти-әнисенең мәктәпкә килүеннән ояла да башларга мөмкин.
Студентларны да укырга беркем озатмый. Онищенко шулай ук, рәсми төстә ял көне игълан ителмәгән килеш тә, беренче сыйныфка баручы балаларның әниләре эшеннән сорап китә ала, дип билгеләп үткән. Ул шулай ук сабыйны мәктәпкә озату бурычын әби-бабайларның үз өстенә алырга мөмкин булуын искәрткән. Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков җитәкчелегендә бер төркем депутатлар 1 сентябрь – Белем көнен дәүләт бәйрәме буларак игълан итүне күздә тоткан закон проектын Хөкүмәтнең бәяләвенә җибәргән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез