Белгечнең киңәшләре болайрак.
1. Үз организмыңны тыңларга һәм табиблардан курыкмаска
Организмыңны тыңлап, үзгәрешләрне күзәтергә һәм аларны вакытында “тотып” алырга кирәк. Аның үзендәге юк-бар чатаклыкларны “каплау” мөмкинлекләре гаять зур, табигать безгә бик зур ресурс салып калдырган. Иң мөһиме – алардан белеп файдаланырга һәм үзеңә зыян салмаска. Барыннан да элек сәламәт тормыш рәвеше алып барырга. Организмда өзеклекләр барлыкка килүен сизсәгез, табиб белән киңәш итегез һәм ул кушканны вакытында үтәгез.
2. Урындык “әсирлегенә” төшмәскә
Бүген кеше чын мәгънәсендә урындык һәм диванга береккән. Ә бит фән инде әллә кайчан, гомереңне никадәр азрак утырып үткәрсәң, шуның кадәр озаграк яшәячәксең, дигәнне дәлилләгән. Хәрәкәтләнү мөмкинлеген һич тә кулдан ычкындырмаска кирәк. Ул актив, яшь калырга, күтәренкелекне (ә ул безгә бик кирәк) сакларга ярдәм итә.
3. Авырлыклардан курыкмаска – алар этәргеч бирә
Чиктән тыш уңайлылыкта яшәргә ярамый. Организмга аз гына сынаулар да кирәк. Элегрәк чыныгуга зур игътибар бирелеп килгәннәр, һәм бу дөрес тә. Мәсәлән, иртән контраст душта юыну. Салкын һәм җылының алышынуы иммунитетны ныгыта, рецепторларны “уята” һәм авырулардан саклый.
4. Смартфон экранында түгел, ә кешеләр арасында яшәргә
Тормышка оптимистларча караш гомерне чын мәгънәсендә озайта. Һәр нәрсәнең начар ягын гына күреп алу, бик тиз күңел төшенкелегенә китереп, сәламәтлекне какшата. Тагын шунысы бар: инде әллә кайчан лаеклы ялда булсагыз да, җәмгыятьтә яшәүне дәвам итегез! Аралашыгыз, бәхәсләшегез, фикерләшегез. Хәзер күпләр телефон экраннарына “баштанаяк чумып”, тирәсендә нәрсә барганын да күрми. Ә кешегә – кеше кирәк.
5. Ашауны төрләндерегез һәм туйганчы йоклагыз
Ашау-эчү бер төрле булмаска тиеш. Һәр көн саен бер үк нәрсәләр белән тамакны туйдырырга гадәтләнү – дөрес түгел. Вакыт-вакыт ризыкны төрләндереп алырга кирәк. Организмга витаминнар керсен өчен, аны саклау өчен көненә 5 төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз. Мәсәлән, иртәнге ашка яшел тәмләткечләр белән кыяр, помидор һәм татлы борыч булсын. Ә көн дәвамында – җиләк-җимеш. Әлбәттә инде, туйганчы йокларга онытмагыз: сәламәт йокы озын гомерле булу өчен бик кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез