Акча белән туачак: һәр сабый өчен 200 мең сум түләргә җыеналар

25 яшькә кадәр бала табучы хатын-кызларга һәр сабый өчен 200 мең сум акча түләргә мөмкиннәр. Дәүләт Думасына әнә шундый тәкъдим керткәннәр.  Моңа карап кына балалар күбрәк туармы?

Алсу Мөхәрләмова, 15 бала анасы (Балтач районының Пыжмара авылы):

– Мин балаларны акчага кызыгып тапмадым. Ул чакта ярдәм чаралары да әллә ни юк иде. 14 нче баламны тудыргач кына ана капиталы алдым. Һәр сабый үз ризыгы белән туа. Аның өчен борчылырга кирәкми. Хәзерге яшьләр ничәдә кияүгә чыгасын үзенә карый инде. Билгеле, алар минем кебек 15 бала тапмаячак. Кем белә, бәлки, арада акчага кызыгучылар да булыр.

Артур Хәбибуллин, Лениногорск районының Урмышлы авылы җирлеге башлыгы:

– 25 яшькә кадәр генә түгел, 30да, 40та тапканына да бирсеннәр. Бала табу өчен пар да кирәк бит әле. Кайбер кеше насыйп ярын гомер буе эзли. 25 яшькә кадәр бала табарга кирәк дип, никахын да тизләтә алмый бит ул. Аңа карап кына ашыгып кияүгә чыгарга, өйләнергә ашыкмаячаклар. Минемчә, бу тәкъдим бернинди файда да бирмәячәк. Авылда бала табучылар сирәк. Яшьләр укырга китә дә кире әйләнеп кайтмый. Сирәкләре генә авылны сайлый. Шәһәр үзенә йота бара. Кайтканнары да 1–2 баладан да күпне тапмый. Дәүләтнең авыл җирендә бала табарга этәргеч бирүче башка программалары да бар. Аларның да нәтиҗәсе әллә ни күренми.

Гөлинә Галимбекова, фермер (Теләче районының Иске Җөри авылы):

– Без ике бала үстерәбез. Берсенә – 5, икенчесенә – 7 яшь. Депутатларның әлеге тәкъдиме начар түгел. Ярдәмнең артыгы юк. Ләкин акча белән кызыксындырып, бала таптыру дөрес әйбер түгел. Фәлән яшькә кадәр бала тудырсаң, өченче, бишенче сабыеңа акча бирәләр, дигән әйбер хәзер дә бар. Сабый ул көтелгән булырга тиеш. Әгәр хөкүмәт ярдәм итә икән, рәхмәттән башка сүз юк. Бала үстерү чыгымлы. Кием алганда акча санап утырганым юк анысы. Әмма ике баланы бакча, мәктәпкә әзерләгәндә кесәгә суга. Уку әсбапларының да күпмесендер сатып аласы, кесә телефоны да кирәк. Безнең чор белән чагыштырганда, хәзер чыгымнар күбрәк.

Гөлназ Шәфигулллина, икътисадчы, декрет ялындагы әни (Казан):

– Хәзер бит яшьләр тиз генә гаилә корырга ашыкмый. Күпчелек Европадагы кебек утызга җиткәнне көтә. Мин үзем дә 30 яшьтә генә кияүгә чыктым. 31дә бала таптым. Хәзер сабыебызга – 1 яшь. Бу тәкъдимнең максаты яшьләрне иртә гаиләле итү. Акчага кызыгып кына бала тапмас идем. Син үзеңә тиң булган кешене очратмыйча, төпле булуына ышанмыйча, тиз генә кияүгә чыгып була димени?! Күпме генә акча бирсәләр дә, мин моның белән килешмәс идем. Вакытында кияүгә чыкмасаң, бала табу авыр, дип куркыталар. Бездә барысы да яхшы узды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре