Газетага язылу
  • Фото: kazanfirst.ru

«Акча юк»: Гөлназ Асаева белән авариягә юлыккан биюче кыз артистны ярдәмсез калдыруда гаепләгән

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева төркемендәге биюче Диләрә Гыйльметдинова җырчыны авариягә юлыкканнан соң ярдәм итмәүдә гаепләгән. Биюче авариядә умырткалыгының койрык сөяген сындыру сәбәпле 3 ай буе хастаханәләрдә ятып чыккан. Юл фаҗигасы 28 февральдә булган. Диләрә үзе әйтүенчә, Асаеваны ул соңгы тапкыр 7 мартта күргән.

«Акча юк»: Гөлназ Асаева белән авариягә юлыккан биюче кыз артистны ярдәмсез калдыруда гаепләгән

– 28 февральдә безнең төркемнең авариягә эләгүен күпләр беләдер. Мин койрык сөяге буйга сынган, оча сөягенә, күкрәк читлегенә зыян килгән хәлдә 3 ай диярлек хастаханәләрдә ятым чыктым. Башта – Бәләбәйдә, аннан соң – Казанда  Республика клиник хастаханәсендә һәм Хәрби госпитальдә. 13 майда гына хастаханәдән чыктым. Ике ай буе йөри дә, утыра да алмадым.

Гөлназ хәлеңне белешәме, дип еш сорыйлар. Соңгы мәртәбә аны 7 мартта күрдем. Төркем Туймазыга концертка барганда юл уңаеннан минем янга кереп чыккан иде. Шуннан соң минем хәлем белән кызыксынмады, чаттагы төркемнән мине алып ташлады. Әнием гел минем белән хастаханәдә булды. Бәләбәйдә таныш-белешләребез дә, туганнарыбыз да юк, шуңа күрә әни төн куну өчен фатир алып торды. Гөлназ акчалата ярдәм вәгъдә итте, әмма без аннан бернинди дә ярдәм күрмәдек. Дарулар белән дә булышмады. Гәрчә барлык интервьюларында зыян күрүчеләргә ярдәм итүе турында сөйләнсә дә. Берничә тапкыр дусларча, тыныч кына акча мәсьәләсен хәл итмәкче булдым. Әмма Гөлназ баш тартты, акчам юк, дип судка мөрәҗәгать итүемне сорады. Зинира һәм Ризат Рамазановларның гаиләсе  зур ярдәм күрсәтте, аларга бик рәхмәтлемен. Шулай ук туганнарым һәм якын дусларыма да рәхмәтем чиксез. Хастаханәдән чыккач, Бәләбәйгә бардык. Анда зыян күрүчеләр исемлегендә үземнең гомумән юк икәнлегемне ачыкладым, анда мин – “шаһит” кына. Боларның барысын да ахыргача челтәргә чыгарырга каршы идем. Ләкин хәзер шуны гына эшли алам, чөнки элемтәсез гап-гади кеше буларак, судка бирү мөмкинлегем юк. Намус һәм кызгану хисе барыбер өстен чыгар, дип уйлавым юкка гына булган икән, – дип язган биюче үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Диләрә әйтүенчә, ул үз башыннан узганнарын беркемгә дә теләми. Юл фаҗигасеннән соң беренче аенда үзен карау өчен әнисенә эшеннән китәргә, чит шәһәрдә фатир алып торырга туры килгән.

Диләрәнең постына авариядә бик нык зыян күргән хатын-кызның кызы да комментарий язып калдырган. Исегезгә төшерәбез: ул авариядә өлкән яшьтәге гаилә пары, бигрәк тә хатын-кыз зыян күргән: аны чиктән тыш авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Бот, балтыр, иңбаш сөяге сынган, баш сөягенә, миенә зыян килгән. Табиблар бичараның үз аягында йөреп китәчәкме-юкмы икәнен әлегәчә ышандырып әйтә алмый.

– Әнием дә бу авариядә зыян күрде. Бөтен җире сынган, әле һаман яңа җәрәхәтләре табылып тора. 20 марттан бирле Гөлназ Асаеваның бернинди дә хәбәр-хәтере юк. Бер тапкыр да, шалтыратып, әнинең хәлен белешмәде. Әнием – әлегәчә урын өстендә. Сөякләре ялганмый. Гөлназның бу хәлдән кешечә чыгасына өметләнгән идек. Биредә сүз ярдәм турында гына да түгел. Кешелекле мөнәсәбәт, кызгану, үкенү хисе турында.

Ләкин ул үзе имгәткән кешеләргә төкереп карый. Кызганычка,  – дип язган зыян күрүченең кызы.

Диләрә Гыйльметдинованы 13 майда хастаханәдән чыгарганнар. Хәзер ул реабилитация уза. Үзе әйтүенчә, элеккечә яшәргә тырыша. Ләкин утырырга авыр, әлегәчә бик көчле авырту интектерә. Кыз янә сәхнәгә кайтырга хыяллана. Ләкин кайта алырмы – анысы көзен генә мәгълүм булачак. Биюче үзе билгеләп үткәнчә, хәзер ул аена 15-20 концертта бии алмаячак инде.

Гөлназ Асаева бернинди дә фикерен белдермәгән әле. Җырчыга җинаять эше кузгатылган.  Ул август аенда судта карап тикшереләчәк, дип яза «KazanFirst».

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре