«Акча оттыгыз!»: Татарстанда бер ир-ат мошенникларга 1 миллион сумнан артыграк акча күчергән

Казанда яшәүче бер ир-ат мошенникларга 1,3 сумнан күбрәк акча күчергән. Бу хакта «KazanFirst» Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ул зур күләмдә акча отканлыгына тәмам ышанган. «Сөенечле яңалыкны» аңа мошенниклар мессенджер аша хәбәр иткән булган. Ир-ат «приз»ны кулга төшерү өчен 1,3 сумнан артыграк кредит алып, шуны мошенникларга күчергән.

Әлеге очрак буенча мошенниклык турында статья нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Казанның Совет районы прокуратурасы тикшерүнең барышын контрольдә тота.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре