3 көн, дөньяның 25 иленнән 5 меңнән артык катнашучы һәм бизнес-фәрештәләр. Киләсе атнада Казанда Россия венчур форумы узачак. Быел унтугызынчы тапкыр үткәрелүче әлеге җыенның үзенчәлекләре турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Быелгы форум яңалыкларына күчкәнче, иң элек җыенның асылына ачыклык кертик. Гади тел белән әйткәндә, венчур ул – стартап, ягъни бизнес-идея яки үз эшен яңа гына башлап җибәргән компаниягә инвестицияләр җәлеп итү дигән сүз. Аңлашыла ки, венчур фондында югалту куркынычы зур. Стартапларга җәлеп ителгән акча венчур базарын тәшкил итә дә инде. Ә бу эшкә алынган инвесторларны бизнес-фәрештәләр дип атыйлар.
– Быел Россия венчур форумы Казанда 9–11 апрель көннәрендә узачак, – диде Татарстан Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Дамир Галиев. – Республика башкаласында өч көн дәвамында дөньяның 25 иленнән 5 меңнән артык катнашучы венчур базарына бәйле төрле юнәлешләр буенча фикер алышачак. Форумга кадәр вакыт бар әле, димәк, саннар үзгәрергә дә мөмкин.
Дамир Галиев әйтүенчә, быелгы форумның төп үзенчәлеге аның эчтәлегенә бәйле.
– Чараны тагын да баеттык. Форум инвесторларны, бизнес һәм дәүләт структуралары вәкилләрен берләштерәчәк. Алар төрле дәрәҗәдәге инвестицион проектлар турында фикер алышачак. Россия венчур форумында дөньяның төрле илләреннән 260 спикер һәм эксперт чыгыш ясаячак. Шул исәптән, Австрия, Белоруссия, Бәхрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Франция кебек илләрдән дә кунаклар көтәбез, – диде ул.
Форум кысасында 50 дән артык чара узачак дип фаразлана. Җыенның «нульле» көне Иннополиста башланачак. Пленар утырыш исә 10 апрельдә «Казан-Эскпо»да узачак. Анда шул исәптән Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.
Яңалык дигәннән, быел форумда тәүге тапкыр студентлар һәм яшь белгечләр өчен һөнәрләр ярминкәсе узачак.
– Теге яки бу стартап тирәсендә команда туплау шактый кыенлык тудыра. Идеяне уйлап табучылардан тыш, аны тормышка ашырырга ярдәм итүчеләр дә кирәк бит. Бу күзлектән, яшьләр яңалыкка тизрәк җайлаша. Гәрчә бу аларның белгечлегенә бәйле юнәлеш булмаса да, – диде Татарстан Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе.
Технологик проектлар күргәзмәсе дә кызыклы булачак, дип вәгъдә иттеләр брифингта. Быел анда катнашу өчен дөньяның сигез иленнән 1032 гариза кабул иткәннәр. Сайлап алганнан соң, күргәзмәдә иң яхшы 150 стартап тәкъдим ителәчәк. Аларның гомуми бәясе – 9,6 миллиард сум. Теләк бар, акча кирәк, кыскасы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез