Мобиль челтәрдә өзеклекләр булганда, кибеттә яки башка урында түли алу өчен кирәк бу.
Дәүләт Думасында кесәдә һәрвакыт “тере” акча йөртергә киңәш иткәннәр. Дума депутаты Владимир Гутенев билгеләп үткәнчә, аеруча хәзер – мобиль челтәрдә өзеклекләр даими чыгып торган бер мәлдә, тере “акча”га ия булу бик мөһим.
Быел яздан бирле Россиянең кайбер төбәкләрендә кәрәзле элемтә, мобиль интернет һәм GPS-навигация эшендә өзеклекләр күрсәтелә. Мондый шартларда карта белән түләү кыенлаша: терминаллар бөтенләй эшләми яки бик акрын эшли. Өзеклекләр аркасында СБП һәм QR-кодлар белән дә түләп булмый. Ә “тере” акчага исә техник көйсезлекләр янамый.
 Гутенев берьюлы зуррак күләмдә акча алырга киңәш иткән. Сәясәтче фикеренчә, бүгенге шартларга җайлашырга кирәк, чөнки иминлек беренче урында тора.
“Критик инфраструктура объектлары бар. Аларны сафтан чыгару аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Без карта яки смартфон аша түләргә, һәрвакыт элемтәдә булырга күнектек, әлбәттә. Әмма хәзер вакытлыча чикләүләрне зарурилык кебек кабул итәргә кирәк. Үзең белән “тере” акча йөртүнең бернинди дә кыенлыгы юк”, – дип билгеләп үткән депутат.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез