Акчамны кайчан бирерләр?

Мин эшемнән гыйнварда киттем. Шуннан соң пенсия артырга тиеш иде. Үзем яшәгән районның Пенсия фондына бардым. Алар минем белән сөйләшергә дә теләми. Бик дорфа җавап бирәләр. Көтәргә кушалар. Кайчанга кадәр көтәсе икән соң аны?

Фәрит Хисмәтуллин, Казан, Совет районы

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Альбина Никандрова:

– Эштән киткән пенсионерның пенсиясе индексацияләнә. Яңадан исәпләнгән акча эштән киткәннән соң өч ай узгач, дүртенче айда бирелә. Бу вакыт аралыгында Пенсия фондына әлеге кешенең эшләгән вакытындагы барлык белешмәләре килә. Шуңа да пенсиянең артуын сабыр гына көтәргә туры килә. Шунысы бар: өч айдан соң ул акчаны җыеп бирәләр. Фәрит Хисмәтуллин очрагында ул арткан пенсиясен май аенда алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

акча пенсия

Көн хәбәре