Акчаны кайтарып буламы?

Без быел путевка белән ял итәргә барган идек. Чартерный рейс булганга безнең китү вакытын үзгәрттеләр. Шуңа күрә безнең бер көн ялыбыз югалды. Дөресрәге, 23 сәгатькә соңрак килеп җиттек. Бу очракта ни эшләп була? Берәр ничек компенсация алып булмыймы икән?

Римма. Казан

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

– Туроператор (турагент түгел) күрсәтелгән һәм түләнгән хезмәтләр комплексын үз белдеге белән кыскарту, маршрутны, урынны, чараларны һәм вакытны, туклануны алмаштырган өчен җавап бирә («Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» Законның 10 маддәсе, «Туристлык эшчәнлеге турындагы» Законның 9 маддәсе нигезендә). Туроператордан исә туристның яшәү, туклану, очыш даталарын күчергән өчен штрафлар түләтергә мөмкин. Аннан туристлык продуктын алып бетермәү, башка өстәмә чыгымнар өчен дә акча таләп итәргә мөмкин. Әйтик, рейс тоткарлану аркасында яшәү урынына бару өчен алдан сатып алынган билетлар югала һәм кулланучыга яңа билетлар сатып алырга туры килә икән, бу очракта ул шул мөмкинлектән файдалана ала.

Әмма шуны да истә тотыгыз: рейсларны соңга калдырган өчен авиаташучы җаваплы дип, суд туроператорга карата бирелгән дәгъваны нигезсез дип танырга да мөмкин. Ә туристлык продуктын сату турындагы килешү буенча йөкләмәләрне үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен турист алдында туроператор җаваплы.

Шул рәвешле, бозылган хокукларны яклау өчен туроператорга дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Туроператор туристлык хезмәте бәясен, хезмәт күрсәтә башлау вакытын бозган өчен неустойканы, мораль зыянны компенсацияләүне кире каккан очракта, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре