Уфада узган «Курсак-фест» халыкара курчак театрлары фестивалендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры спектакле гран-прига лаек булды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итте.
«Фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Без Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Анам кыры» («Материнское поле») спектакле белән катнаштык», – диелә хәбәрдә.
«Курсак-фест» Уфа халыкара курчак театрлары фестивале программасында Россия театрлары белән бергә Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан килгән коллективлар да катнашкан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез