«Әкият»тә – кунакта: «ВТ» лаеклы ялдагы хезмәттәшләренә көтелмәгән сюрприз ясады

Быел «Ватаным Татарстан» редакциясе лаеклы ялга киткән өлкән яшьтәге хезмәттәшләренә көтелмәгән сюрприз ясады; “Әкият” курчак театрына кунакка чакырды. Башта барысы да аптырап калган кебек булганнар иде. Әмма соңыннан, киресенчә, шатландылар бу гамәлгә.

Шулай булмый ни! Курчак театрында күптән инде өлкәннәр өчен дә спектакль куела бит. Җитмәсә яраткан җырчыбыз Әлфия апа Авзаловага багышланганын карый алдык. Үзе бер истәлекләр өермәсе бит!

Үзара аралашып, сөйләшеп алырга да җай чыкты. Театрга барыр алдыннан “Туган авыл” комплексында сый-хөрмәт куелган өстәл артында чәй эчеп алдык.

Редакция коллективы өлкән яшьтәге хезмәттәшләре белән очрашып тору җаен гел табып кына тора. Я бәйрәмгә чакыралар, я Коръән ашы уздыралар. Юл уңаенда үзләре дә кереп чыгалар. Арада гомерләренең күп өлешен шушы коллективта үткәргән кешеләр дә байтак бит. Яшьләр белән очрашуны өлкәннәр бигрәк тә зур дулкынлану белән көтеп алалар. Гадәттә сораулар да күп, җаваплар да мәгънәле була. Ягъни мәсәлән, тәҗрибә уртаклашу сыманрак инде ул андый очрашулар. Бер караганда мондый бәйрәмнәрнең нинди форматта үтүе әллә ни мөһим түгел дә кебек. Өлкән яшьтәге иң беренче чиратта үзләренә булган игътибарга рәхмәтле. Бу юлы да коллективка зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә Әлфия апа турындагы спектакль барыбызга да бик ошады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре