Казан федераль университетының “Персонифицированная медицина” үзәге җитәкчесе Альберт Ризванов шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, вирус ил эчендә кемнәргәдер йоккан булырга мөмкин инде, әмма ул ачыкланмаган әле. Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург сүзләренә караганда, дөньяда PJ.2.1 штаммы таралу эпидемиологик хәлне бик җитди күзәтү зарурилыгына китергән.
Ул яңа штаммга каршы “Спутник V” вакцинасының нәтиҗәле булачагын онытмаска чакырган. Шул ук вакытта Роспотребнадзордан коронавирусның яңа PJ.2.1 штаммының аеруча тиз таралырга мөмкин булуы турында хәбәр иткәннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез