Газетага язылу

АКШ һәм Израиль һөҗүмнәре сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов Иранга кайгынамә юллады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Президенты Мәсүд Пезешкианга рәсми юллама җибәрде, ил территориясендә АКШ һәм Израильнең ракета-бомба һөҗүмнәренә борчылуын белдерде. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерде.

«Дөнья җәмәгатьчелеге халыкара хокукны тупас боза, дөньяны җимерә һәм глобаль атом-төш һәлакәте куркынычы тудыра торган мондый кинәт агрессия актларына битараф була алмый», - дип белдерде Миңнеханов.

Республика Рәисе искәрткәнчә, Россия Иран атом-төш программасы тирәсендәге шау-шуны тыныч җайга салу өчен эзлекле рәвештә чыгыш ясады һәм үзара кабул ителә торган чишелешләр эзләүгә юнәлдерелгән инициативалар тәкъдим итте.

«Күпсанлы корбаннар һәм җимерелүләр сәбәпле, «Россия ислам дөньясы» стратегик караш төркеме исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез», - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда ул Иран Ислам Республикасы җитәкчелегенә кыюлык һәм ныклык, ә Иран халкына иминлек теләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре