Кушма Штатлар Россиягә кагылышы булган 400 физик һәм юридик затка каршы санкцияләр керткән. Чикләүләр Татарстанның алты компаниясенә дә кагыла, дип яза “Татар-информ”.
Биредә сүз Казан синтетик каучук заводы һәм “Новые технологии”, “Ксиан”, “Элит”, “Байкал трейдинг компани” һәм “Ирвис” компанияләре турында бара.
“Казан синтетик каучук заводы” акционер җәмгыяте нефть химиясе сәнәгатенең төп предприятиеләреннән берсе һәм Россиядә полисульфидлы полимерлар җитештерүче бердәнбер завод булып тора. АКШ Финанс министрлыгы сайтында күрсәтеп үтелгәнчә, предприятие продукциясе суднолар төзү тармагында да кулланыла. Эшләнмәләре Россия Оборона министрлыгы күргәзмәләрендә тәкъдим ителгән.
“Новые технологии” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2013 елның мартыннан бирле эшли. Машина, җиһазлар һәм стнокларны күпләп сату белән шөгыльләнә. Теге сайтта әйтелгәнчә, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе һәм Казан вертолет заводы белән хезмәттәшлек итә.
Шулай ук “Ксиан”, “Элит”, “Байкал трейдинг компани” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре дә машиналар, җиһазларны күпләп сату белән шөгыльләнә. “Ирвис” фәнни-җитештерү предприятиесе исә газ исәпләгечләр эшләп чыгара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез