АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс Украинадагы конфликт алты ай эчендә уңай якка хәл ителер, дип өметләнә. Ул Ак йорт башлыгы Дональд Трампның махсус хәрби операцияне туктату өчен дипломатия белән актив шөгыльләнүен ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, АКШ президенты Дональд Трамп Киевның Кырымны кире кайтара алмаячагын һәм НАТОга керә алмаячагын әйткән иде. Шулай ук Ак йорт башлыгы үзенең Россия Президенты Владимир Путин һәм Владимир Зеленский белән очрашуга әзерләнә башлавын хәбәр иткән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез