“Росавиация” башлыгы әйтүенчә, АКШта очышларны яңарту мөмкинлеген караганда, Россия авиакомпанияләреннән нинди чикләүләрнең алыначагыннан чыгып эш итәргә кирәк булачак. Ул шулай ук Америка авиакомпанияләренә отышлырак һәм уңайлырак шартларның тәкъдим ителәчәген билгеләп үткән.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елның февраль-мартында, махсус хәрби операция башлангач, АКШ белән Россия арасында туры авиарейслар туктатылды. Ул чагында Кушма Штатлар безнең самолетлар өчен һава киңлекләрен япты. Моңа кадәр “Аэрофлот” самолетлары Мәскәүдән Нью-Йоркка, Майами һәм Вашингтон шәһәрләренә оча иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез