АКШТА һәлакәткә очраган самолет бортында танылган фигуралы шуу остасы булган

Парлы шуу буенча СССР чемпионатының бронза призеры Инна Волянская Вашингтонда һәлакәткә очраган самолет пассажирлары арасында булган, дип яза ТАСС үз чыганагына сылтама белән.

"Һәлакәткә очраган самолет бортында элеккеге россияле, фигуралы шуу буенча тренер Инна Волянская булган", - дигән агентлыкка әңгәмәдәше.

Инна Волынскаяга 58 яшь, ул Валерий Спиридонов белән парлап чыгыш ясады. Пар бергәләп СССР чемпионатында (1980) бронза иясе була, СССР халыклары спартакиадасында (1982) җиңү яулый һәм СССР кубогын ала (1980).

Элегрәк РИА Новости чыганакка сылтама белән хәбәр иткәнчә, самолет бортында шулай ук фигуралы шуу буенча 1994 елгы дөнья чемпионнары Евгения Шишкова һәм Вадим Наумов та булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре