Аксубай районының Яңа Ибрай авылында шәхси йортта янгын чыккан. Ленин урамындагы бер катлы бүрәнә йорт һәм каралты-куралар янып беткән. Ут 109 квадрат метр мәйданны колачлаган.
Янгын сүндерүчеләр йортта 93 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Аны коткарып кала алмаганнар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, янгын электр җиһазларын урнаштыру яки файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы электр чыбыкларын һәм приборларны даими тикшереп торырга, төзек булмаган розетка, сүндергеч һәм озайтмаларны кулланмаска киңәш итә. Бер челтәргә берьюлы берничә көчле прибор тоташтыру да куркыныч. Көйгән ис, җылыну яки очкын чыгу сизелсә, электрны тиз арада сүндереп, белгеч чакырырга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез