Аксубай районында СВОда катнашучыларга ярдәм итү штабы булдырылачак

Аксубай районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның барчасына системалы төстә һәм тиз арада ярдәм итү өчен ведомствоара хезмәттәшлек штабы булдырылачак. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин үзенең телеграм-каналында шул хакта язган.

СВОда катнашучылар һәм ветераннар белән очрашуда шундый карарга килгәннәр. Анда фронттан кайткан хәрбиләрне тыныч тормышка җайлаштыру, шул исәптән медицина ярдәме күрсәтү (кайберләренә кабат операция ясату һәм реабилитацияләү таләп ителә) мәсьәләләре каралган. Хәрбиләрнең әниләре хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасындагы бурычларын үтәүче улларына торак бирү мөмкинлеге белән кызыксынган.

“Тыныч тормышка җайлаштыру мәсьәләләренең: торак, дәвалану һәм реабилитация, шулай ук эшкә урнаштыру мәсьәләләренең төп игътибар үзәгендә булуын күрәбез”, – дип билгеләп үткән Метшин.

Сүз уңаеннан, мондый мәсьәләләрне системалы төстә хәл итү өчен Түбән Камада “Победа. Возвращение героев” дигән координация үзәге булдырылган. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә СВОда катнашучы һәрбер кешегә аерым игътибар бирергә мөмкин булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре