22 декабрьдә “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе “Яңа ел белән, гаилә!” дигән телемарафон оештырды. Телемарафон Гаилә елын йомгаклады.
Әлеге марафон кысасында “Халык Кыш бабае”н да сайладылар. Бу исемгә Татарстанның Актаныш районыннан Робсон Мусин лаек дип табылды. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «ТНВ Татарча»төркемендә аңа 3 536 тавыш (61,17%) бирелгән иде.
Робсон Мусин - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ул 55 ел дәвамында Актанышның алыштыргысыз Кыш бабае булып тора. Аңа 76 яшь.
Икенче урынны шулай ук Актаныш районыннан Рөстәм Мусин яулады. Ул 1 106 тавыш (19, 11%) җыйды. Өченче урында — Питрәч районыннан Евгений Максимов (986 тавыш (17,04%)). Дүртенче урында Казаннан Алексей Кругляк (2,68%).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез