Көч ведомствосы хезмәткәрләре Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовны тоткарлаган. Ул мошенниклыкта шикләнелә, дип яза матбугат чаралары.
Ильясов Чаллыда туган. 40 яшьтә. 2010 елда Социаль һәм гуманитар белем институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын 2003 елда Мөслим районы үзәк хастаханәсендә икътисадчы булып башлаган. 2004 елдан Мөслим торак-коммуналь хуҗалык оешмасында бүлек җитәкчесе вазыйфасында эшләгән. 2010 елда “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән.
 2014 елда Мөслим районының башкарма комитетында территорияләрне үстерү бүлеге җитәкчесе вазыйфасына эшкә урнашкан. 2015 елда Мөслим районының “Хозяйственное обеспечение” предприятиесенә җитәкче итеп билгеләнгән. 2016-2017 елларда Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе (хакимият башлыгы Фаил Камаев булган чорда) булып эшләгән.
 Ильясов 2018 елда Мөслим районы башкарма комитетына кире кайтып, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасына урнашкан. 2022 елда Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булган. Өйләнгән, 3 баласы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез