Актаныш районы башлыгы урынбасарын тоткарлаганнар

Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев тоткарланган. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, ул коррупция җинаятендә шикләнелә. Эшнең нечкәлекләре әлегә хәбәр ителми.

2019 елның ноябреннән Илшат Габделхаев Актаныш районы башкарма комитетын җитәкләде. 2022 елның сентябрендә район башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән иде.

https://tatar-inform.tatar/news/aktanys-raiony-baslygy-urynbasaryn-totkarlagannar-5913976

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре