Актаныш районында Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырылган

Республиканың Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырыла. Блогер Эльза Нәбиуллина Instagram социаль челтәрендә шул хакта хәбәр итте.

«Бу — аның туган авылы. Очраклы рәвештә генә әлеге вакыйганың шаһиты булдым. Һәйкәлнең рәсми ачылышы 26 августка билгеләнгән. Шул ук көнне „Бабайда кунакта“ дигән парк та ачылыр дип көтелә», — диелә постта.

Парк Әнәк авылы уртасыннан агып уза торган Сарашлы инеше буенда төзелә. Анда яр буе зонасы һәм сәхнә булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан Актаныш районы Актаныш

Көн хәбәре