Әлеге минутларда Актаныш районның Пучы авылында янгын. Шушы авылда яшәүчеләр сүзләренә караганда, ут чүп ягудан килеп чыккан.
– Мондый җилле көнне ут якмый торыгыз инде. Мунчалар да якмагыз, зинһар, янып бетәбез бит. Җилне тукта торган түгел, – ди Ләйлә исемле танышыбыз.
Ут иң элек бер йортны биләп алган. Бәхеткә, бу йортта кеше яшәмәгән. Аннары зиратка күчкән.
 – Аллага шөкер, сүндерделәр инде. Янгын сүндерү машиналары да килде, МЧСлар да монда. Көрәкләр белән җирне казып, утны җибәрми калдылар, – ди Пучы авылында яшәүче Гөлназ.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез