Актаныш районының сайлау участогына махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеме бирелгән

Актаныш районының 621нче сайлау участогына махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеме бирелгән. Бердәм сайлау көне 621нче сайлау участогы урнашкан участокта тантаналы шартларда башланган. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр иттеләр.

Россия һәм Татарстан гимннары уйнаганнан соң сайлау участогына озак еллар Актаныш районы территориаль сайлау участогы рәисе урынбасары булып эшләгән, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рөстәм Вәлиев исеме бирелгән. Тантаналы ачылышта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Рөстәм Вәлиевнең хатыны, кызы һәм туганнары катнашкан.

Тантанада Рөстәм Вәлиевнең хатыны Асия иренең сайлаулар тыныч һәм гадел узсын өчен бөтен көчен биреп эшләвен искә төшергән. «Рөстәм сайлау комиссиясендә үз эшенә җаваплы карап, яратып, комиссия әгъзалары белән аңлашып, килешеп эшләделәр. Иремнең исемен хәтерегездә тотканыгыз, безнең гаиләне ташламаганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! Киләчәктә һәммәбезгә аяз күк йөзе, тынычлык, уңышлы эшчәнлек телим», – дип теләгән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Голосование Миңнеханов рәис Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" Раис санкции импортозамещение "контрактчыларның минниханов сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре