Бүген Актанышта 11нче тапкыр гуманитар ярдәм әзерләп махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрделәр. Бу хакта «Актаныш-информ»да Ләйсән Газизова яза.
Районда яшәүче һәркем хәрбиләргә кулыннан килгәнчә булышты, азык-төлек, кием-салым, чиста су, башка кирәк-яраклар сатып алу өчен акчалата ярдәм күрсәттеләр. Волонтерлар бүген иртә белән алдан тартмаларга тутырылган йөкләрне машина арбаларына төяде.
Хәрбиләр соравы буенча УАЗ- буханка автомобилен Иске Байсар авылында туып-үскән эшмәкәр Рәдис Хашимов сатып алып бирде.
«Кыю шоферлар, озатучылар бүген олы юлга чыкты. Хөрмәтле райондашлар, юлчыларга хәерле сәфәрләр теләп торыйк, догада булыйк», диелгән хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез