Актанышта Татарстан һәм Башкортстан парламентлары башлыклары очрашкан

Бүген Актаныш районында Татарстан Дәүләт Советы һәм Башкортстан Дәүләт Җыены-Корылтае профильле комитетларының күчмә утырышы үткәрелә. Парламент башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев җитәкчелегендә делегатлар иң элек Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылында – Әнәктә булганнар. Биредә алар Минтимер Шәймиев исемендәге музей һәм “Бабайда кунакта” скверы белән танышканнар.

Алар шулай ук сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта һәм Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында булган. Кунакларны Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов озатып йөргән.

Соңыннан Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсәләләр комитеты белән Башкортстан Дәүләт Җыены-Корылтае Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының “Мәдәни багланышларны үстерүдә туган телнең роле” дигән темага уртак утырышы була.
Делегацияләр составына ике республиканың депутатлары кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фәрит Мөхәммәтшин Константин Толкачев

Көн хәбәре