Актанышта хәйрия ярминкәсендә СВОда катнашучылар өчен акча җыйганнар

Актаныш технологик техникумында хәйрия акциясе узган. Анда 50 025 сум акча җыюга ирешелгән. Бу акча ике максатка – яман шеш белән көрәшүче студентның гаиләсенә һәм, кайчандыр уку йортын тәмамлап, бүген махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ярдәм итүгә юлланачак, дип яза “Татар-информ”.

Чара Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә, шулай ук техникумның оештырылуына 50 ел тулуга багышлап уздырылган.
Ярминкә тәүге тапкыр студентлар, укытучылар һәм район халкын бергә очраштырган. Киштәләргә гадәттәге татар ризыклары – чәк-чәк һәм пироглардан алып, кайнатма һәм маринадланган гөмбәләргә кадәр тәкъдим ителгән.

“Ярминкәдән кергән акчаның берникадәр өлешен бүген Ватанны саклаучы ир- егетләргә җибәрәчәкбез. Шуңа күрә барысын да чын күңелдән эшләргә тырыштык”, – ди студент Нияз Галиев.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында волонтерларга СВОга ярдәм итүгә мөһим өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. “Алар моны чын күңелдән, ихластан, үзләре кебек үк изге күңелле кешеләрдән, фикердәшләреннән тулы бер командалар туплап эшли", - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре