Моннан ике атна элек режиссер Клим Шипенко һәм рус актрисасы Юлия Пересильд "Вызов" дип аталучы кинокартина төшерү өчен, галәмгә очкан иде. Алар анда 12 дәвамында булып кайттылар.
Юлия - галәм киңлекләренә чыккан беренче актриса. 17 октябрьдә алар җиргә кайттылар. Бүген актрисаның хәле яхшы. "17 октябрь - икенче туган көнем кебек", - дип язган ул "Инстаграм"дагы сәхифәсендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез