Газетага язылу

«Акыллы» бакча: агроном Хәким Моратовтан киңәшләр

Кая туры килсә – шунда, ничек бар шулай чәчсәң-утыртсаң, уңышы да шулкадәр генә була. Агроном Хәким Моратов әйтүенчә, түтәлләрне алдан ук планлаштырып, туфракның нинди икәнен исәпкә алып үстергәндә генә, кыяры да җыеп бетергесез була, помидоры, башкасы да сезон әйләнәсе шәп уңыш бирә.

«Акыллы» бакча: агроном Хәким Моратовтан киңәшләр
ru.pinterest.com

Белгеч түбәндәгеләргә игътибар бирергә киңәш итә.

 

Туфракның әчелеге

Иң элек туфракның әчеме-юкмы икәнен белергә кирәк. Беренче карашка, бу белгечләргә хас «акыллы» сүз кебек кенә тоелса да, нинди яшелчәнең кайда әйбәт үсәсен шуны ачыклап кына белергә мөмкин. Банкага 1–2 кашык туфрак салып, бераз гына аш серкәсе өстибез. Күбекләнә башласа, туфрак нейтраль, ягъни әйбәт дигән сүз. Ә инде күбекләнмәве туфракның әче булуын аңлата. Әчелекне киметү ысуллары бар.

 

  • Известь (сүндерелгән) – туфракның әчелеген бетерүгә ярдәм итәрдәй иң көчле матдә. 1 кв. м туфракка 200–500 г кертергә. Ләкин көзен – бакчаны казып калдырганда гына! Известьне шул рәвешле бер тапкыр кертү 2–3 елга җитә.
  • Агач көле дә булыша, шулай ук калийлы-фосфорлы ашлама буларак хезмәт итә.
  • Көзен бакчага ак горчица, солы, арыш, люпин кебек сидератлар утырту да туфракның әчелеген шактый киметә.

Чәчү әйләнеше

Яхшы уңыш алу өчен, 3–4 елга бер мәртәбә үсемлекләрнең урыннарын алыштырып торырга кирәк. Һәрберсенең – үз көе. Узган елгы бәрәңге җиренә быел борчак, ногыт борчагы, кыяр, кәбестә, помидор утыртудан да яхшысы юк. Кыяр һәм кәбестәдән соң чөгендер, суган, кишер, бәрәңге әйбәт үсә. Тамыразыклар үзләренә кирәкле матдәләрне тирәннән суырса, кыярга туфракның өске катламындагысы да җитә. Моннан тыш болай чиратлаштыру, мәсәлән, кәбестәне үз иткән корткычлар һәм чирләр «чылбыр»ын өзә.

 

Күршелек

Шулай ук үсемлекләрнең күршелек кагыйдәләрен дә истән чыгармаска кирәк. Кәбестә помидор һәм ногыт борчагы белән янәшәлекне өнәми. Ә менә башлы суган, сельдерей, укроп, яфраклы салат янында котырып үсә. Бәрәңге – кыяр белән, помидор – фенхель белән тыныша алмый. Аның каравы алар ногыт борчагы, рәйхан, спаржа тирәлеген ярата. Борчак һәм ногыт борчагы суган белән сарымсактан курка. Кишер исә барысы белән дә «уртак тел» таба. Шулай да кишер чебененнән котылу өчен, суган янәшәсенә утырту әйбәтрәк булыр.

 

Урнашу тәртибе

Иң «акыллы» бакчаның «баскычлы» булуын беләсезме икән?! Кишәрлекнең төньягында – иң биек агачлар, көньягында – карлыган, крыжовник ише җиләк куаклары, ә алар артында – иң кояшлы урында – яшелчә түтәлләре. Бу тәртипне саклаганда, кояш яктысы барлык үсемлекләргә дә җитәчәк һәм алар шаулап үсәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре