Алабуга районында кош гриппын таратмау максатыннан, ветеринария хезмәткәрләре кош-корт сатып йөрүче машиналарны тикшерә һәм шәхси хуҗалыкларга йөреп чыга. Бу турыда Алабуга дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Нияз Сөнгатулин әйткән.
Россиядә кош гриппы һәм дуңгызларда Африка чумасы белән вазгыять катлаулы булганлыктан, “Нижняя Кама” паркы территориясе дә тикшерелә. Ел башыннан паркта үлгән кабат дуңгызын табып алган булганнар. Тагын 81 хайванны лабораториядә тикшергәннәр.
Дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыкларга да игътибар зур.
– ЮХИДИ, биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, хуҗалык башлыклары һәм авыл җирлеге башлыклары белән бергәләп район территориясендә һәрдаим тикшерүләр уздырыла, – ди Нияз Сөнгатуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез