• Фото: alabuganury.ru

Алабуга укытучысына «Мобиль укытучы» гранты кысаларында машина тапшырганнар

Алабуга укытучысына «Мобиль укытучы» муниципаль гранты кысаларында «Лада Гранта» автомобиле тапшырылды. Машина ачкычын 30 еллык стажы булган педагог Флүрә Рәфыйкова алды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Проект авыл мәктәпләрендә кадрлар җитмәү проблемасын хәл итә, башка районнар укытучыларына күрше торак пунктларда эшләргә мөмкинлек бирә.

Иске Куклюк мәктәбендә укытучы Флүрә Рәфыйкова бер ел элек Кукмара районыннан күчеп килгән. «Искиткеч мәктәп, искиткеч балалар, ә хәзер юл да уңайлырак», — дип уртаклашты укытучы.

Ул проектның социаль әһәмиятен билгеләп үтте: «Бүген гаиләләр авылларга кайта, һәм аларның беренче соравы — мәктәп бармы. Балалар көлүе ишетелергә тиеш, балалар үз авылларында укырга тиеш. Бу проект балаларны бәхетле итәргә мөмкинлек бирә».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре