БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренчә, 2021 елдан 2023 елга кадәр бер ир-ат, полициядә «йогынтылы элемтәләре» бар, дип юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтиханнарда акча үзләштереп яткан.
Ришвәт бирүчеләр имтиханнарны хәтта берничә тапкыр бирергә мәҗбүр булган. Әлеге хәл карау өчен судка тапшырылган. Шулай ук имтихан тапшырган өчен ришвәт биргән кешеләргә карата да аерым эш кузгатылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Мал табибы Тәнзилә Гыйбадуллина белән хәзерге вакытта хуҗалыкларда еш очрый торган авырулар турында сөйләштек.
Менә җәй җитәр дә, чирләр китәр, дип хыяллансак та, бу чорда да сәламәтлекне какшатырлык сәбәпләр чыгып кына тора. Әйтик, елның башка фасыллары белән чагыштырганда, җәен агулану очраклары 40–50 процентка арта. Ризык белән агуланганда нишләргә? Беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?
Тормышка сөенеп, яраткан эшенә чумып яшәп ятканда, бар дөньясы чәлпәрәмә килә Гүзәлнең. Яңа гына табибтан кайткан дусты белән сөйләшеп утыру бар тормышын үзгәртә. Күкрәгендә нидер барын тойган, әмма авыртмагач, 33 яшенә кадәр бер дә зарланмаган кыз, икенче көнгә дустының киңәшен тотып, табибка бара. Бер күренү барысын хәл итә: яман чирнең соңгы стадиясен ачыклыйлар.
Күршемнең машинасы кыйммәтрәк, ә туганымның йорты биегрәк. Аның хатыны матуррак, моның ире шәбрәк. Кызганыч, көнчелек – һәр адәм затына да хас сыйфат.
Татарстан китап нәшрияты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Татар китабы – 2026» ( «Ел китабы») бәйгесен уздыра. Гаризалар 2026 елның 1 июненнән 31 декабренә кадәр кабул ителә.
Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты уза. Максаты – махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләргә тормышта үз юлларын табарга ярдәм итү, аларның һөнәри осталыкларын ачыклау һәм алга таба эшкә урнаштыру. Бу хакта журналистларга Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Әлеге шәһәрнең исемен татарча әйләндереп укысаң, әче су дигәнне аңлата. Чынлап та, биредә минераль суларның казаны кайнап утыра. Шәһәргә тәненә шифа, җанына тынычлык эзләп килүчеләр шактый. Сүзебез – Кисловодск турында. «ВТ» хәбәрчесе шул якларны күреп хозурланып кайтты.
Татарстанга узган ел гына да 5 миллионга якын турист килгән.
Фикер өстәү
Фикерегез