Чемпионатның ачылыш тантанасында Татарстан республикасы дәүләт Советы рәисе урынбасары, Көрәш федерациясе президиумының мактаулы рәисе Марат Әхмәтов катнашты.
«Без бүген республикада көрәш елын башлап җибәрәбез. Республикабыз спорт иле, спорт төбәге, алар арасында милли көрәшебез белән шөгыльләнүчеләр дә бик күп. Бу бик мөһим, келәмгә чыккан һәрбер ир-егетне ихлас котлыйм», – диде ул көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин барлык оештыручыларга, Алабуга шәһәре җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
«Бик матур оештырганнар, район җитәкчелегенә, спорт министрлыгына зур рәхмәт белдерәм. Берничә ел элек Марат Әхмәтов татар көрәшен татар егетләренең көндәлек шөгыленә әверелдерергә дигән максат куйган иде, Аллаһка шөкер, әлеге максатка ирешә барабыз», – диде ул.
Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәш буенча Татарстан чемпионатының ни өчен Алабуга шәһәрендә узуын ассызыклап узды.
«Соңгы елларда Алабуга шәһәре спорт юнәлешендә бик каты алга китте. Сезгә исә келәмдә матур көрәш күрсәтүегезне телим, көчлеләр җиңү яуласын. Киләчәктә дә Татарстан дип горурланып яшәргә насыйп булсын», – диде ул.
Ярышларның баш хөкемдары итеп танылган тренер Айрат Миңнегалиев билгеләнгән.
Турнирның беренче көнендә беренчел әйләнешләр, икенче көнендә ярымфинал һәм финал ярышлары көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез