Алабугада тарихи янгын каланчасы комплексын 1 сумга сатуга чыгарганнар.
1878 елда төзелгән комплекс Мәскәү урамы, 94 нче йорт адресы буенча урнашкан. Ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Ансамбльгә мәйданы 441,8 квадрат метр булган ике катлы төп бина һәм ике хезмәт күрсәтү бинасы керә.
Хәзерге вакытта бина файдаланылмый. Аны киләчәктә дүрт яруслы янгын каланчасында күзәтү мәйданчыгы булган кунакханә комплексына әйләндерү мөмкинлеге карала.
Программа шартлары буенча, милек хокукы сатып алучыга шунда ук күчә, әмма объектка чикләүләр куела. Яңа милекче саклау йөкләмәсенә туры китереп, билгеләнгән вакыт эчендә бинаны реставрацияләргә тиеш була. Барлык шартлар үтәлгәннән соң гына чикләүләр гамәлдән чыгарылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез