Алаудинов: “Бөтен алгы сызыкта Россия кораллы көчләре өстенлек итә”

Бөтен алгы сызыкта Россия кораллы көчләре өстенлек итә. “Әхмәт” спецназы командиры, генерал-майор Апти Алаудинов үзенең телеграм-каналында шул хакта белдергән.

“Бүген бөтен алгы сызыкта Россия өстенлек итә инде. Әйе, Украина формированиеләренең, чигебез аша узып, басып алган территорияне киңәйтү омтылышы булды. Россия кораллы көчләре аларны туктатты. Хәзер бәреп кергән көчләр эзлекле төстә юк ителә”, - дигән Алаудинов.

Спецназ командиры әйтүенчә, Россия хәрбиләре Курск өлкәсенең бер өлешендә бер көн эчендә генә дә 6 автотранспорт, 5 хәрби бронемашина, 2 БМП һәм башка техниканы юк иткән. Украина кораллы көчләре якшәмбе көнне, бик күп солдатларын югалтудан гайре, бернинди дә уңышка ирешмәде, дип билгеләп үткән ул.
Исегезгә төшерәбез: 6 август иртәсендә Украина кораллы көчләре Курск өлкәсенә бәреп кергән. Шуннан бирле алар бу төбәктә 5,8 меңнән артыграк солдатын югалткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре