Хәер, татар эстрадасында андый җырчылар бар бит. Ни генә булса да, иң мөһиме, мәгънәле җырлар башкаручы моңлы тавышлы җырчылар чыгып торсын. Тамашачыга бигрәк тә Альберт Вәлиуллин кебек төпле фикерлеләре, мин-минлеге булмаганнары кирәк.
– Альберт, ни өчен сине тамашачы нәкъ менә хәзер кабул итте икән?
– 20 ел элек сәхнәгә чыгып, концертлар куя алсам да, тәҗрибәм булмау сәбәпле, алар уңышлы булмас иде дип уйлыйм. Ул чактагы 25 яшьлек егет белән 42 яшьлек ир арасында аерма бар. Тормышта ачысын да, төчесен дә күрергә туры килде. Шуларның барысын да үз күңелең аша уздырганнан соң, син тамашачыга әйтәсе сүзеңне җыр аша җиткерә аласың.
– Димәк, бүгенге уңыш ул – тәҗрибә?
– Әйе. Теге вакытта без бит тавышыбызны күрсәтергә тырыштык. Ә уңыш ул тавыштан гына тормый. Һәрбер җырыңны эчке халәтең аша уздырып, тәмләп җырларга кирәк. Мин җырларымны озаклап, аранжировкаларын җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп эшләргә тырышам. Җиренә җиткереп эшләмәсәң, аның нәтиҗәсе дә көтелгән булмый. Эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк.
– «Мин хәзер сәхнәгә чыгарга тиеш» дигән этәргечне нәрсә бирде?
– Уеннан уймак чыга, диләр бит. Мин иҗат юлымны өч ел элек башларга булдым. Максат куймаган идем. Баянчы, композитор Булат Шәрипов белән очрашканда гел: «Әйдә, миңа бер җыр яз инде», – дип шаярта идем. Менә шул шаярудан башланды. Ул миңа җыр җибәрде.
– Җырларыңа салынган тормыш тәмен, мәгънәсен кайчан аңлый башладың?
– Аны бит төгәл генә әйтеп тә булмый. Мин тормыш тәмен студент чакта да аңладым. Акчаны да бит беркем алып килеп бирми, бирмәде дә. Эшләп, теләгән әйбереңне алганда да син аның тәмен тоясың. Бушка килмәгән бит ул. Иҗатта да шулай ук. Мин үземә: «Поездның паровозы кузгалса, мин аны туктатмаячакмын», – дип әйттем.
– Димәк, сәхнәгә чыгу мавыгу түгел?
– Кемдер, яшерен-батырын түгел, сәхнәгә акча эшләргә чыга. Мин акча эшлим дип башламадым. Миңа ул күңел халәте өчен кирәк, бу – хобби. Кайберәүләр: «Сез концертлардан ничек ял итәсез?» – дип сорый. Ә мин концертта ял итәм. Кемдер концертка эшкә барган кебек бара, мин киресенчә.
– Шоу-бизнесның сәхнә арты да бар. Син башка артистлар белән якынаю яклымы, әллә ераграк торуны хуплыйсыңмы?
– Минем чиста һәм пычрак мөнәсәбәтләрне бергә бутыйсым килми. Аралаша торган дусларым бар. Без Булат Шәрипов белән 15 елдан артык дус. Сәхнәгә килгәч, бөтенесе белән дә аралашырга кирәк дигән сүз түгел. Кем сиңа ошый, дусларча утырып сөйләшәсең. Миндә, боларны белмим әле, танышырга кирәк, дигән максат юк. 20 ел элек аралашкан кешеләр дә бүген сәхнәдә. Мин алар белән әле дә аралашам, уртак концертларда күрешәм.
– Эстрадага кайтырга теләвеңне гаиләң ничек кабул итте? Әллә син үзең генә хәл итә торган кешеме?
– Мин 5 ел элек тә, 7 ел элек тә чыга ала идем. Сәхнәгә бик уйланып килдем. Мине «хатын-кызлар җырчысы» дип әйтүләрен дә аңлаган идем инде. Хатыныма: «Җырлыйсым килә», – дидем. Ул миңа: «Бу – синең хыялың, аны чынга ашырырга кирәк», – дип җавап кайтарды.
15–17 ел бергә корган тормышны мин бүген берничек тә бозып ташлый алмыйм. Хатын-кыз ул я көнләшә, я көнләшми. Кешене бер ел эчендә генә үзгәртеп булмый.
– Интернет челтәрләрендә улыңны да күрсәтәсең. Аңа карата ниндидер сак караш, үзеңчә ярату сизелә, һәм син аны яшермисең дә.
– Мин 8 яшемдә әтисез калдым. Үземә җитмәгән әти һәм ул мөнәсәбәтен үз баламда булдырырга тырышам. Һәр әти-әни дә шулайдыр инде. Ләкин бу тетрәндереп ярату түгел. Кирәк булса, пыр туздырып орышып та алам. Ул бит – ир-егет. Барысын да белергә тиеш. Шул ук вакытта әтиле балаларда булырга тиешле нәрсәләрне, үземә алган әйберләрне аңа да алырга тырышам, кимсетмим.
– Син хыялыймы, реалистмы?
– Хыялый да, реалист та. Минем «Хыяллар» дигән җырым бар. Аны башкарганда да гел әйтәм: «Бу тормышта хыялларың булмаса, яшәү авыр». Кешенең хыялы булса, ул үзенә бер программа бирә. Син эшләмәсәң, хыяллар да эшләми, чынга ашмый. Һәр эшеңне чын күңелдән, яратып эшли башларга кирәк. Шул вакытта гына аның нәтиҗәсе була.
– Синең беренче сольный концертың зур уңыш белән узды. Барысы да гаҗәпләнеп сөйләде. Мондый уңыштан соң башлар әйләнеп киткәндер...
– Юк, ул нәрсәдән әйләнергә тиеш?
– Кайберәүләрнең әйләнә бит...
– Әйләнәдер. Ул бит кемгәдер – статус, кемгәдер акча китерә. Минем башым әйләнмәде. Мин бит аны, беренче чиратта, үзем өчен эшлим. Бер абзый бик акыллы бер фикер әйткән иде. Кеше акча яисә дәрәҗә биреп бозылмый. Кешенең эчке халәте тумыштан ук я яхшы, я начар була. Начар кешегә мөмкинлекләр бирелсә, шул вакытта «башы китеп» ала, эчендәге бар әшәкелеге чыга. Эчке дөньясы чиста булса, кешене акча бозмый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез