Якын көннәрдә Казанга Төньяк Атлантикадан циклон киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУ галимнәре кисәтте.
«Хәзер без Төньяк Атлантикадан килгән циклон йогынтысында торабыз. Киләсе атнада шәһәрдә җылы булачак. Чираттагы циклон явым-төшемнәр алып киләчәк. Алдагы ике көндә Казанда айлык явым-төшем нормасының өчентән бере күләмендә кар явачак", - дип хәбәр итте КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.
Аның мәгълүматларына караганда, хәзер Казан өчен тәүлеклеклек температура нормасы -13 градус булырга тиеш, тик чынлыкта ул - 4-5 градус тирәсендә тора.
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «җомга көнне явым-төшемнәр күләме 10 мм дан артык булуы көтелә», дип өстәде. Әгәр фараз расланса, атна ахырына инде шәһәрдә кар катламы 58дән 68 см га кадәр артачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез