Республика ярдәм фонды бөлгенлеккә чыккан «Татфондбанк» һәм «Интехбанк» клиентларына 2 миллиард сумнан артыграк акча түләгән. Шулай итеп, 3 меңнән артыграк кеше югалткан акчасын кире кайтаруга ирешкән инде. «Фонд 6 меңнән артыграк кешегә ярдәм итүгә алынды.
Бүгенгә аларның яртысына хәләл акчалары тулысынча кире кайтарылды», – дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, Республика ярдәм фонды, Хөкүмәт тәкъдиме белән, 2017 елның 29 маенда оештырылды. Бу – Россиядә тиңе булмаган социаль проект. Аның әле тагын 662 миллион сумлык ярдәм күрсәтүе күздә тотыла. Шулай итеп, ярдәмнең гомуми күләме 2,7 миллиард сум чамасы тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез