«Алдынгылар хәрәкәте» турында: «Кушыламы-юкмы – бу аның үз эше»

Балалар кайда – без шунда. «Алдынгылар хәрәкәте»нең төп бурычы бу. Эшчәнлеген ике ел элек башлаган әлеге хәрәкәт күпме баланы җәлеп итә алган? Кая барып җитә алмаганнар? Ниләр эшләнгән һәм эшләнәчәк? Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта әнә шул хакта сөйләделәр.

Бакча

Кечкенәдән белсеннәр. «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге, әнә шул сүзләрне исәпкә алып, үз эшчәнлеген балалар бакчаларында да алып бара. Искәртик: Татарстан – Россиядә беренче һәм әлегә бердәнбер шундый төбәк. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов бу җәһәттән Рөстәм Миңнехановның сүзләрен дә искә төшерде.

– Безнең бурыч – балаларга кечкенә яшьтән үк «Алдынгылар хәрәкәте» турында сөйләргә. Ә киләчәктә бала хәрәкәткә кушыламы-юкмы – бу аның үз эше, – диде ул.

Саннарга тукталсак, 2023–2024 елларда «Алдынгылар хәрәкәте» 60 балалар бакчасында 1,8 меңләп баланы колачлаган. Узган ел балалар саны 8 меңләп булса, 2025–2026 елларда 801 балалар бакчасында 25 меңләп баланы әлеге хәрәкәткә җәлеп итәргә телиләр. Моның өчен быел 2 меңләп тәрбияче әзерләнәчәк.

Мәктәп

Танышкач, эшләп карыйлар. «Алдынгылар хәрәкәте»нең икенче «баскычы» – «Россия бөркетләре». Бу исемне башлангыч сыйныф укучыларына бирәләр. Хәзерге көндә «бөркетләр» сафында 173 меңләп укучы исәпләнә.

– Алар төрле чараларда катнаша, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төп кыйммәтләре, юнәлешләре белән таныша, – дип сөйләде бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина. – Аларның остазлары – укытучылар һәм мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре. Алар һәр бала һәм үсмер белән аерым эшли. Бигрәк тә авыр хәлле гаиләләрдә үсүче балаларга игътибар зур.

Ә 5–11 сыйныф укучылары һәм 25 яшькә кадәрге көллият һәм югары уку йортларында белем алучылар әлеге хәрәкәтнең төп катнашучылары булып исәпләнә. Алар белән һәм алар өчен берничә юнәлештә эш башкарыла. Кайберләренә аерым тукталыйк.

Мәдәният

Китапханәдә дә, клубта да. Узган ел «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар һәм катнашырга теләүчеләр өчен китап йортларында ике юнәлештә чаралар уздырыла башлаган. Быел бу эшне дәвам итәргә җыеналар. Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сүзләреннән аңлашылганча, бу эшчәнлек китап клублары форматында алып барыла.

Күңел ачу урыннары турында да онытмыйлар. Әйтик, узган ел «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге Scratch DJ School белән берлектә үсмерләр һәм яшьләрне диджей булырга өйрәтә башлаган иде. Бушлай дәресләрдә катнашучылар үзләре иҗат иткән көйләрне «БиЮ» дип аталган милли дискотекаларда тәкъдим итте. Әлеге чаралар быел да дәвам итәчәк.

– Бу – яшьләрне аралаштыру, күңел ачтыру чарасы гына түгел, алар өчен кызыклы форматлар ярдәмендә «Алдынгылар хәрәкәте» белән таныштыру. Һәм, әлбәттә, туган телләрдәге җырларны популярлаштыру, – диде бу хакта Тимур Сөләйманов, үзенең яшь чагын искә алып.

Ватанны ярату

Билгеле, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм, гомумән, балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан шактый киң эчтәлекле программа әзерләнгән. Әйтик, барыбызга да таныш булган «Аҗаган» хәрби-патриотик уены быел аеруча зур масштабта узачак: анда 40 меңләп кеше катнашуы көтелә.

– Моннан тыш, быел без СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен махсус «Геройлар династиясе» проектын башлыйбыз, – диде Тимур Сөләйманов.

«Алдынгылар хәрәкәте» – саннарда

Хәрәкәттә катнашучылар – 200 меңнән артык.

Шуларның 10 проценты – остазлар.

7–11 сыйныфта укучыларның (166 меңләп бала) 91,1* проценты «Алдынгылар хәрәкәте» турында белә; һәр икенче бала әлеге хәрәкәткә кушылырга киңәш итә, һәр өченче баланың хәрәкәт оештырган чараларда катнашканы бар.

*Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган сораштыру нәтиҗәсе

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре