Алдынгылар хәрәкәтенең башлангыч бүлекләре өчен Татарстан Рәисе грантларына бәйге башланды

Татарстанда Алдынгылар хәрәкәтенең башлангыч бүлекләре өчен Татарстан Рәисе грантларына бәйге башланган. Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча премиягә дәгъва кылу өчен гаризалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителә. Грантлар күләме – 100 000 нән 300 000 сумга кадәр.

Бәйге Алдынгылар хәрәкәтенең башлангыч бүлекләре даими эшен үстерүгә, балалар һәм  яшьләрне социаль әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итүгә шартлар тудырырдай проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү максатын күздә тота.

Бәйгенең гомуми фонды 28 650 000 тәшкил итә. Җиңүчеләр түбәндәге грантларның берсен алачак:
●  100 000  сум;
●  150 000  сум;
●  200 000  сум;
●  300 000  сум. 

2025 елның 11 ноябрендә кадәр балалар бакчаларында, мәктәп, көллият, университетларда һәм башка учреждениеләрдә оештырылган башлангыч бүлекләр катнаша. Алдынгылар хәрәкәтенең башлангыч бүлеге командасы ким дигәндә – 5, күп дигәндә – 25 әгъзадан һәм кимендә бер остаздан (куратор)  торырга тиеш.

«Рәис грантларына бәйге – үсмерләрнең урыннардагы: мәктәпләр, көллият, яшьләр үзәкләре һәм хәтта китапханәләрдәге проектларын хуплау ул. Биредә сүз бер тапкыр үткәрелүче чаралар турында түгел, бәлки башлангыч оешмаларның көндәлек даими эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән проектлар турында  бара. Хәрәкәттә: «Балалар урынына эшләмә, ә алар белән бергә эшлә», – дигәнне күздә тотып эшчәнлек алып барыла. Шуңа күрә бу проектның балалар һәм зурларның уртак башлангычы булып торуы мөһим», – ди Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Алдынгылар хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.  

Проект, балалар һәм зурларның уртак башлангычы булып, балалар һәм яшьләрнең үзара берләшүенә ярдәм итәргә, башлангыч бүлекнең социаль әһәмиятле даими эшчәнлеген үстерергә тиеш. Мәсәлән, хәрәкәт эшчәнлегенә ата-аналарны җәлеп итү, бишенче сыйныф укучылары өчен каникул вакытында китапханәләрдә әдәби кичәләр уздыру булырга мөмкин бу.
Сайлап алу турында катнашу өчен башлангыч бүлек кураторына Алдынгылар хәрәкәте сайтында 15 декабрьгә кадәр гариза тапшырырга һәм командада катнашучыларга үзләренең катнашуларын раслау өчен рефераль сылтама җибәрергә кирәк. Шуннан соң бәйге өчен хезмәтне (электрон форматта), түбәндәге документларның электрон күчермәләрен кушып тапшырырга:

● командадагы һәр катнашучыдан шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык;

● проектның якынча сметасы (башта күздә тотылган сумманың 30 процентыннан зуррак булмаган күләмдә алга таба төзәтмәләр кертү рөхсәт ителәчәк);
● Алдынгылар хәрәкәтенең җирле бүлеге советының проект өчен тавыш бирү беркетмәсе;
● оешмадан хуплау хаты.

Бәйге эшләре 2025 елның 16 декабреннән 2026 елның 20 гыйнварына кадәр тикшерелеп,  җиңүчеләр билгеләнәчәк. Проектлар киләсе елның 15 ноябренә кадәр гамәлгә ашырылачак.
Алдынгылар хәрәкәтенең башлангыч бүлегеннән бер хезмәт белән бер команда гына катнаша ала. Башлангыч бүлекләрнең федераль бәйгесе төп этабына чыгучылар өчен өстәмә баллар каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре