Тикшерү комитеты башлыгы икътисадый җинаятьләрне җитди проблема буларак атап үткән.
Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин белдергәнчә, блогерларның салым түләмәвенә юл куярга ярамый. Аның әйтүенчә, икътисадый җинаятьләр җитди проблема булып тора.
 “Кайберәүләр Россиядә миллионнар алып эшли, шул ук вакытта дәүләткә бер тиен дә түләми. Бүгенге вазгыятьтә моңа һич тә юл куярга ярамый”, – дип билгеләп үткән ведомство башлыгы.
 Бастрыкин блогерларга карата җинаять эшләре ачуның аларга гына ачу саклау түгеллеген басым ясап әйткән.
“Блогерларга карата дәгъвалар башка бизнес вәкилләренә карата дәгъвалардан берничек тә аерылмый. Һәркем өчен шул бер үк гади һәм төгәл кагыйдәләр – аларны үтәргә генә кирәк”, – дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез