Газетага язылу

Александр Лапин: «Татарстан фронт өчен куәтле тыл үзәгенә әверелде»

Татарстан СВО вакытында фронт өчен куәтле тыл үзәгенә әверелде. Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин «Нәтиҗәгә эшлибез!» форумында шулай дип белдерде.

«Татарстан, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, көчле тыл үзәгенә һәм фронт өчен резервлар әзерләү урынына әверелде. Республикабызда яшәүче дистәләгән мең кеше махсус операциягә үз теләге белән китте, 17 татарстанлыга Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. Хәрби бүләкләр саны буенча республика - ил төбәкләре арасында лидерлар рәтендә», - диде хәрби җитәкче.

Татарстан махсус операция уздыруның беренче көннәреннән үк хәрбиләргә һәм яңа төбәкләргә ярдәм күрсәтүгә кушылды. Сугыш хәрәкәтләре башланып бер атна үтүгә үк республикадан беренче ярдәм килә башлавын әйтте Лапин.

«Хәзер иң мөһиме – хәрбиләр тыныч тормышына әйләнеп кайтсын, фатирлы, эшле булсын һәм сәламәтлекләрен яхшыртсын өчен барысын да эшләү», – дип сүзен төгәлләде ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре