Россия Иҗтимагый Палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча эш төркеме җитәкчесенең урынбасары Александр Малькевич Татарстанда узучы сайлауның үзенчәлеген әйтте.
«Бу сайлау кампаниясендә республикада СВОда катнашкан 114 кеше җирле үзидарә органнарына сайлана. Бу – бик зур сан! Ил күләмендә узучы сайлауларда СВОда катнашкан кандидатларның ун проценты нәкъ менә Татарстанга туры килә. Алай гына да түгел, без бүген Россия Герое, данлыклы «Алеша» танкы командиры Рәсим Баксиков Дәүләт Советы депутаты булган республикада да әле. Мондый тарихлар бик күп һәм алар турында сөйләргә кирәк», – диде Александр Малькевич.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез